Кире кайту

Берсе алма, берсе хөрмә

Әхмәт Ерикәй

Матур кызлар суга бара,
Чылтырый чиләкләре;
Берсе — сирень, берсе — роза,
Берсе — гөлнең зәңгәре.

Матур кызларны күргәндә
Ярсып тибә йөрәгем;
Берсе — алма, берсе — хөрмә,
Берсе — кура җиләге.
Өчесе дә бигрәк чибәр,
Өчесе дә бигрәк шәп;
Берсе — җәүһәр, берсе — гәүһәр,
Берсе — энҗе-зөбәрҗәт.

Гаҗәпләнәсең, үтсәләр
Өчесе бергә җырлап;
Берсе — былбыл, берсе — тургай,
Берсе — кенәри сымак.
Карап торам күз алмыйча
Кызлар барган юллардан;
Берсе — уңган, берсе — булган,
Берсе — алдынгылардан.

Өчесе дә бер дигәннәр,
Ефәктән киенгәннәр.
Кайсын сайларга да белмим,
Өчесе дә чибәрләр...