Кире кайту

Мөхәммәт һәм тау

Әхмәт Исхак

(Мәсәл)

Бөтен төше
Төзү чималлары белән тулган,
Ләкин район үзәгеннән ерак торган,
Зур гына Тауларның берсе,

Мөхәммәтнең килүен бик озак көткәч,
Көтә-көтә тәмам арып беткәч,
Аның янына
Карар бирде беркөнне үзе барырга.

«Каршысына Тау хәтле Тау баргач,
Һичшиксез, игътибар итми калмас,
Бөтен байлыгымны казытып алыр
Һәм производствога файдаланыр!» —
Дип уйлап ул эченнән генә,
Килеп җитте район үзәгенә.
Ләкин Мөхәммәтнең секретаре
Җибәрмәде аны бусагадан ары.

— «Кертә алмыйм, — диде ул аңарга, —
Бүген аның
Үзенә кирәкле төзү чималларын
Үзәктән җибәртүен сорап,
Елап-елап,
Ялвара торган көне Аллага».
Рөхсәт итмәде хәтта көтәргә:
— «Андый көнне
Кабул итми ул, — диде, — беркемне.
Килегез сез, — диде, — иртәгә!.. »
Һәм Тауга,
Буйсынып секретарьга,
Туры килде акрын гына кайтып китәргә.

Мондый Мөхәммәтләрне
Безнең заманда да хәтта
Очратырга мөмкин әле
Кайбер промкомбинатта.