Әсирләр лагеренда бер иптәшем белән
фаҗигале очрашуга карата язылган
бу шигырьне күп әсирләр
үзләренең дәфтәрләренә күчереп алганнар иде.
... Хәтерләдек ерак туган илне, Туган илдә ничек сыйланулар, Ах, кайда сез безне, тәрбияләп Ах, кайда сез, безнең нечкә билләр, Хат-хәбәр юк, үлде, ахры, диеп, Теләгебез, сыерчыклар кебек,
Семьяларны, якын дусларны,
Хәтерләдек җырлап исәнлеккә
Күтәрелгән тулы тостларны.
Кояштай иркен йөргән вакытлар,
Барсы инде, барсы ерак калды,
Илдә үткән татлы минутлар.
Үстерүче изге аналар,
Ах, кайда сез, сарылып елый-елый
Озатып калган сабый балалар?
Эштә чыныгып үскән аталар,
Ах, кайда сез, энекәш, сеңелкәйләр,
Ах, кайда сез, абый-апалар?
Сезнең якын күргән кешеләрегез
Тилмерешеп монда яталар.
Ашыкмагыз дога кыларга,
Авыр үлем белән көрәшәбез,
Исәп әле тере калырга.
Тагын илгә очып кайтырга,
Сезнең белән елап күрешеп,
Тагын бергә рәхәт татырга.
