Кире кайту

Тик булса иде ирек

Муса Җәлил

1

Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
   Җидгән йолдыз батканда, 
   Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем, 
   Сызылып таңнар атканда.

2

Я булсам алтын балык,
Ак дулкыннарны кагып, 
   Ярсып дәрья акканда, 
   Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем, 
   Күлне томан япканда.

3

Булсам җитез аргамак,
Көмеш ялымны тарап,
   Таң җилләре искәндә, 
   Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым,
Чабып сиңа кайтыр идем,
   Гөлләр хуш ис сипкәндә.

4

Юк, барсыннан да элек,
Тик булса иде ирек,
   Кылчым булса кынымда, 
   Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
   Данлы сугыш кырында.