Кире кайту

Мәхкүм

Муса Җәлил

Хөкем булды бүген, аны үлем
Җәзасына хөкем иттеләр.
Ул еламый, соңгы күз яшьләре
Күптән инде агып киптеләр...

Төрмә тып-тын; моңсу караш белән
Күктән карый тулган ай гына.
Ә ул, мескен, балам — йөрәк парәм,
Ятим үсә, диеп кайгыра.

1943, сентябрь