Җәйләр һаман минем төсне саклый
Мәтрүшкәләр тагын чәчәк аткан,
Аланнарга зәңгәр моң тараткан
Күзләремнең төсе.
Ромашкалар йөгерешә тагын,
Ак хисләре белән төреп җанын,
Минем сагыш төсле.
Аланнарда каен җиләкләре —
Алсу-алсу өметләрем сыман.
Болындагы төсле чәчәкләргә
Минем сабый шатлыкларым сыйган.
Һәм... бал исе
Моңсу хәтер булып,
Тибрәп тора урман өсләрендә.
Минем балачагым уйнап йөри
Җәйләремнең якты төсләрендә...
