Кире кайту

"Бәхет, ярсызга — яр..."

Илсөяр Иксанова

Бәхет —
   ярсызга — яр.
Ялгыз җанга — жандаш.
Суык суккан гөлгә — 
   сыңар яфрак.
Туган җирсезләргә —
   бер уч туфрак.