Кире кайту

"Синең җанын миңа күчкән мәллә..."

Илсөяр Иксанова

✦

М. Цветаевага

Синең җанын миңа күчкән мәллә...
Бер үк җанмы әллә икебездә.
Синең өнне ишетеп туктап калам,
Синең җанны күрәм соры көздә.

Синең йөрәк миләш булып яна,
Ә мин янам балан тәлгәшендә.
Синең язмышыңның ачылыгы —
Иренемә тамган күз яшемдә.

Зираттагы кипкән җиләк исе...
Каен моңы — җанны тетрәткән.
Безнең җаннар тормыш чылбырында
Еллар аша бара беррәттән.

Син туктаган нокта ерак әле...
Ул ноктага барып җитә алмам.
Соры көзгә кердем,
Җан өзелеп
Туктап калам...
   барам...
      туктап калам.