Кире кайту

"Жанымның әрнегән чагын..."

Илсөяр Иксанова

✦

Жанымның әрнегән чагын
Бәхетсез чагым, димәм.
Дөньяга бит мин
Бәхетле булырга диеп килгән.

Каеннарның саргаюын
Сагышлы көзем диям.
Дөньяга бит мин
Сагыныр кешемне эзләп килгән.

Минем таңымда офыклар
Ап-алсу моңга тулган.
Дөньяга бит мин
Өметем өзелмәс өчен туган.

Әрнүле көннәрем булыр.
Бәхетсез шул мин, димәм.
Дөньяга бит мин
Бәхетле
Яшәргә диеп килгән...