Кире кайту

Син

Илсөяр Иксанова

Бәхетем, бәхетсезлегем,
Шатлыгым, сагышым син.
Ай күреп кояш алганда
Югалткан табышым син.

Көзләремнең яктысы син,
Язларымның моңы син.
Җырланмаган
Һәм җырланмас

Иң-иң матур җырым син..