Чуарланмас төсле иде күңел,
Кануннарны җиңәр төсле идем.
Бәргәләндем.
Бер көн, башкалар күк,
Хисләремә күлмәк алып кидем.
Төшләремә керден, шушы төндә.
Ап-ак күлмәк, имеш, өсләремдә.
«Чуар күлмәк эчендәге ак җан
Килешәрәк иде төсләреңә...» —
Йөрәгемә капты синең сүзең.
Йокыларым качты төн куйнына.
Болытларны телде генә яшен,
Үксеп яңгыр койды төн буена...
