Кире кайту

Җәйге төн

Нәкый Исәнбәт

Нинди салкын, җанга рәхәт,
Нинди ямьле җәйге төн;
Таулар, урманнар, болыннар
Нинди серле, нинди тын.

Ай йөзә күк гөмбәзендә,
Тын, бәхетле елмаеп,
Күк йөзен күксел көмештәй
Бер гаҗәп нурга манып.

Шәүлә төшкән күк битеңдә,
Су кереп, ай ялтырый.
Тибрәнә җем-җем күл өсте —
Нур эчендә калтырый.

Балкый йолдызлар бәхетле
Киң, ерак күктән торып;
Котлый бар да җәйге төнне
Бер тонып, бер яктырып!