Кире кайту

Гыйсъян җыры

Нәкый Исәнбәт

Нык аякларны басып киң,
Канлы күкрәк өстеңә,
Ишетәсеңме, әй Җир-ана,
Антлар орам мин сиңа!

Кол булып чүккән тезем аргач,
Менә тордым да мин,
Җилкәм өстеннән олактырдым
Тәхет-таҗ, шаннарын!..
Өстеңә бәрдем бөтен
Зынҗырларын кырдым да мин!

*

Төн. Офыкта — янган утлар.
Тау ватам мин, юл йөрим;
Атлыгам мин зур җиңүнең
Тәхтенә, әй Җир шары!
Бер дә шиксез, иң җитез
Арбам булырсың син минем!

*

Кулда — тукмак. Нык аякларны
Басып җир өстенә,
Иштәсеңме, әй Күк-ата,
Антлар орам мин сиңа!

Ут ягып, көн-төн шулай
Гыйфрит кебек мин эшлимен.
Зур чүкечләрне сугам да
Кычкырам: әй Күк йөзе!
Бер дә шиксез, таң белән
Хуҗаң булырмын мин синең!

*

Шанлы юл алган юлым, әй Күк!
Барамын мин сиңа!
Канлы арбамда синең
Аллаң булырга мин барам!
Ат итеп аркаң иярлим,
Инде менәм өстеңә!