Кире кайту

«Сандугачлар куакта...»

Маннур Саттаров

Сандугачлар куакта,
Сайраулары колакта.
Күршеләр мине танымый,
Кайтып төшкәч кунакка.

Урамнардан урадым,
Саулыкларын сорадым.
Өч әбигә, уйнап кына,
Еллык утын турадым.