Кире кайту

Яшьлек

Мифтах Вәдүт

(Ике очучы авызыннан)

— Илем күтәргән иң биек
Урында очам,
Самолетымның канатын
Ак болыт коча.

Самолет моторысыман
Минем йөрәгем,
Ашкына, тагын да биек
Минем теләгем.

— Ай-һай, абзый, булыр микән,
Зур инде яшең,
Яшьләр бирешмәсләр сиңа,
Яшьләр көнләшер.

— Яшьлек өчен унсигездә
Булу шарт түгел,
Тик көрәш ялкыны белән
Янсын саф күңел.

Көрәш ялкыны эчендә
Чыныксын йөрәк,
Көрәш, җиңү — яшьлек өчен
Менә шул кирәк.