Кире кайту

Сабантуе җыры

Мөхәммәт Садри

Сабантуе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап, җырлап, биеп, көлеп
Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле сабантуйлары.

Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә,

Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.

Безнең Ватан бер генә,
Чәчәк кенә, гөл генә,
Иң бәхетле, иң гүзәл ил
Советлар иле генә.

Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле сабантуйлары.