Атлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау-дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти-Кыпчак, Болгар, Алтын урда.
Бер-берсенең тамырын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан...
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан...
Ә без — менә, без — бар, булганбыз!
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам, кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без —
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан.
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без — менә, без — бар, эз бар җирдә, —
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның анык бабасы:
— Нәселең кем? — дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: — Без — татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
