Кире кайту

Сөйдең-көйдердең

Нури Арсланов

Башларымның, акылын җуеп, әйләнгән чагы,
Яшәреп, җаным егеткә әйләнгән чагы.
Тел сөяксез — сөйләсеннәр, ни сан аларга!
Бүген минем кәлисәмдә бәйрәмнәр чаңы!

Сөйдең-көйдердең йөрәкне, ут икән җаның,
Мәңге айнымастай итеп исерттең, ярым.
Иярсез, йөгәнсез килеш, бәхетле таңда,
Далаларга алып очтың, чая толпарым.

Кайда тынгы, кайда ирек?! — Күр, мин богаулы.
Әгәр дә син әмер итсәң — аударам тауны!
Тәңресеннән вәхый алган пәйгамбәр сыман
Кояш иңде күкрәгемә, йолдызлар яуды!