Кире кайту

Метаморфозалардан

Равил Фәйзуллин

* * *

Җан очты Күк бушлыгына.
Кабыгы калды Җирдә
кабер-түмгәк булып.

* * *

Тау убылып үзән-чокыр булды.
Түбән биеклекләр эзләп микән
йолдызлар төштеләр коенырга
шаулап узган яңгырдан соң.

* * *

Шау яфраклы имән идем.
Син китергән хәсрәттән
чыпчык кунмас
шәрә ботак калдым.
Күңелем катты
чакматаштай.
Кабынырга
теләк, көч тә юк...