Бер дустым бар. Аның белән
Күпме гомер узылган.
Ул дустымның исеме - юл...
Чиксезлеккә сузылган.
Айкап чыксам төбәкләрне,
Җыйсам дала гөлләрен,
Кай якларга барсам да мин,
Шул дус белән бергәмен.
Кадерле ул картка, яшькә -
Чын дуслыкка ни җитсен!
Кайчак дөнья йөз чөерә...
Ә син аңа хаҗәтсең.
Дус барда җиңел табамын
Табышмакның чишемен.
Аның белән бергә кагам
Серле шигырь ишеген.
Сагынып анам кочагын,
Сыктап көткән чагымда,
Шул дустым белән очамын
Туып-үскән ягыма.
Гомер бик еш дучар итә
Япа-ялгыз калырга.
Арсаң хәсрәт-моңнарыңнан,
Дус бар, йөрәк, кайгырма.
Кыйналсам да, һәрчак алга
Дәшәмен сине, тормыш.
Анам җаны кебек дустым -
Юл - мине адаштырмас.
