Сандугач сайрап йоклата...
уята күке тавышы...
Ике сайрау арасыннан
уза гомерләр агышы.
Дөбер-шатыр...
Ыгы-зыгы...
Гөрселдәүләр...
Авыр тынлык...
Кеше түгел — җансыз ташның
салкын тәне авыртырлык.
Ә шулай да яшәү — ләззәт
ишеткән, тойган, күргәндә —
сызландырып, сокландырып,
дөнья җаныңа кергәндә!
