Кире кайту

Сайлау

Ренат Харис

Язмыш хәл ителгән вакыт -
сайлый кайсы... сайламый...
кайсы уйлап, кайсы уйнап,
аңлап, алдап, аңламый,
кайсы — ышанып гайбәткә,
кайсы — пычракка батып,
кайсы — беткә ачу итеп,
шәп тунын утка атып,
кайсы сайлый сайламыйча,
сызып атып барысын —
томанлы шау-шу эчендә
яшәү аңа ярыйсы...
Чатный өмет. Болгана аң.
Тотрыксыз кала күңел...
Сайлаулар — әлбәттә, уен,
һәм уен гына түгел.