Байкалның иң төньягында,
терәк итеп Саян ташын,
Казанга этеп җибәрдем
дымы кипмәгән кояшны.
Тәгәрәде сибә-сибә
Байкал-күлгә алтын чыгын...
Таулар янгынга әйләнде,
дулкыннардан ялкын чыгып.
Курка калдым: кояш шулай
барып җитсә Казаныма,
китерер ул көтелмәгән
хәсрәт, бәла-каза гына...
Туган җирне ихлас сөю
тынгы бирми йөрәгемә.
Һәрвакытта ул — горурлык,
һәм борчылу — кирәгендә.
