Кире кайту

"Язасым килсә дә язмыйм..."

Ренат Харис

Язасым килсә дә язмыйм.
Ачмыйм әле серемне...
Гомер уза... Йөрәгемдә
янган серләр сөреме.

...Яна тәмәке. Төтендә
куәте аның исән —
аңыңны әллә нишләтә,
каныңа сеңсә-тисә.

Серләремнең сөременә
кем җитәр дә, кем тияр?!
Әгәр тисә, сокланудан
алдымда башын ияр...