Кире кайту

Таһир-Зөһрә

Сахаб Урайский

Өстемдәге күлмәгемнең
Җиңнәре таушалмаган,
Җиңнәре таушалмаган.
Таһир батыр, Зөһрә матур,
Таһир батыр, Зөһрә матур
Булса да каушалмаган.

Таһир батырны кызганам —
Аккан су өсләрендә,
Аккан су өсләрендә;
Зөһрә аны гомер буе,
Зөһрә аны гомер буе
Саклаган исләрендә.

Сөйгәне өчен егетне
Агызганнар суларга,
Агызганнар суларга.
Ике матур каушалмаган,
Ике матур каушалмаган,
Без охшамыйк шуларга.

Бергә чакта бик күңелле —
Белеп яшик кадерен,
Белеп яшик кадерен.
Ач тәрәзәң, ал гөлемне,
Ач тәрәзәң, ал гөлемне,
Бир кулыңны, кадерлем!