Хулиганны якасыннан алып,
милициягә мин кердем барып.
— Ник, — диделәр, — моны алып килдең?
— Чөнки мин - җаваплы кеше, - дидем.
Хәтта җаваплы мин, әгәр постта
милиционер үзе тәртип бозса.
—Министрмы? — дип куйдылар сорап.
Җавап бирдем:
—Юк, мин җаваплырак.
План тутырмаса мартенчылар,
«Ник болай?» - дип миннән һәркем сорар.
Хәтта кукурузлар начар үссә,
җаваплылык ята минем өстә...
Тынып калды кинәт бүлмә эче,
баш ваталар: «Бу нинди зур кеше?»
— Мин — гражданин! — дидем.
Бирде дә честь,
җавап биреп әйтте дежурный:
— Есть!
Аңлашылды. Димәк, белеп сөя
гражданнарны безнең милиция.
— Рәхмәт, — диде минем кулны кысып, —
чын гражданин, йөрмисең син посып!
Урамдамы, яисә трамвайда,
өйдәме, йә эштәме — һәркайда,
егетме син, кызмы, картмы, яшьме,
башлыйк тәртип өчен зур көрәшне!
Һичбер вакыт карап үтми читкә,
әверелдерик шундый дефицитка —
тәртип бозучының берсен сорап
җиде милиционер торсын чират!
