Сандугачкай, җырла әле,
Нурлы җырлар чәчкәләп,
Шат җырың, ямьле моңың
Берлә күңелне ачкалап...
Бар күңелләрдән агым
Моң ташкынын таштыр әле!
Уй белән, моңнар белән
Аштыр әлә, шаштыр әле!
Сандугачкай, җырла әле,
Нурлы җырлар чәчкәләп,
Шат җырың, ямьле моңың
Берлә күңелне ачкалап...
Бар күңелләрдән агым
Моң ташкынын таштыр әле!
Уй белән, моңнар белән
Аштыр әлә, шаштыр әле!
https://shigriyat.ru/authors/shamun-fidai/jyrla-ale