Кире кайту

«Мөкатдәс...»

Шамун Фидаи

Мөкатдәс хәнҗәрем төшмәс кулымнан,
Бөтен сәдне кисәрмен мин юлымнан.

Әмәл йолдызлары мәңге янарлар,
Бөтен мазлум халык безне танырлар.

Очабыз, без шулай мәңге очарбыз...
Килер бер көн - сәгадәтләр кочарби

Бәхет бакчасына барып керербез,
Сәгадәт чәчкәсен өзеп йөрербез.

Сәд - тоткарлык, киртә, койма.
Мазлум - изелгән.