Озатканда кызын ана
Үгет-киңәш бирә аңа:
— Инсаф белән генә йөр,
Тәүфыйк белән генә йөр!
Хатларга да язып сала,
Кайткачтын да әйтеп кала:
— Инсаф белән генә йөр,
Тәүфыйк белән генә йөр!
... Ана сүзен тота кызы,
Йөрми кичен һич ялгызы:
Беркөнне ул —
Инсаф белән,
Иртәгесен —
Тәүфыйк белән!
Кире кайту

Әни кушканча
Шәүкәт Галиев
✦
https://shigriyat.ru/authors/shaukat-galiev/ani-kushkancha