Кире кайту

Кол Галигә

Шәүкәт Галиев

Сигез гасыр элек җырларыңны
Яраткан да халык, ятлаган,
Шуннан бирле аны онытмаган,
Күңелендә көйләп саклаган.

Каерылган күпме канатларның
Каурыеннан каләм очладың?
Көнләгәнсең әле: шул кошлардай
Ник иректә бераз очмадым...

Кушаматың нигә «Кол» икән дә,
Кемнәр сиңа богау кидерде?
Мәхәббәтең — җырның канатлары
Сине азат көнгә китерде.

Күңел белән күрәм мин барыбер
Кулларыңны бәйсез кул итеп;
Галине дә мөмкин кол итәргә,
Чын шагыйрьне булмый кол итеп!