Сугышларда калган егетләрнең
Баш очында — ялкын-йолдызлар.
Януларын тышка чыгармыйча
Сыңар-сыңар яши тол кызлар.
Тол кызларның күңелен, тол кызларның,
Аңласагыз иде әгәр сез!..
Күпме яңа, туар буыннар бит
Югалдылар анда хәбәрсез...
Кире кайту

«Сугышларда калган егетләрнең...»
Шәүкәт Галиев
✦
https://shigriyat.ru/authors/shaukat-galiev/sugyshlarda-egetlar