Якты бер сүз —
Сөенеч бар,
Күләгәсе —
Көенеч бар.
Күз алдында —
Яхшылыклар,
Күршесендә —
Шакшылыклар.
Туры сүзле
Кыю яши,
Йодрык төйнәп
Тыю яши.
Ярый, дөнья
Тыныч тора.
Баш өстендә
Кылыч тора...
Кире кайту

Тормыш-рифма...
Шәүкәт Галиев
✦
https://shigriyat.ru/authors/shaukat-galiev/tormysh-rifma