Улы армиягә киткәч,
Кереп күрше апалар,
«Кайтыр, кайтыр, кайгырма!»—дип,
Әнисен юаталар.
Кызы кияүгә киткәч тә,
Керә шул ук апалар:
«Кайтыр, кайтыр, кайгырма!»—дип,
Әнисен юаталар...
Кире кайту

Юаттылар
Шәүкәт Галиев
✦
https://shigriyat.ru/authors/shaukat-galiev/uattylar