Кире кайту

«Яшьләр, яшьләр, кая ашыгасыз...»

Шәүкәт Галиев

— Яшьләр, яшьләр, кая ашыгасыз?
— Ни кызык бар безнең якларда?!
Сәфәр чыктык яңа җирләргә без,
Офыкларны үтеп атларга.
— Картлар, картлар, кая юл тоттыгыз?
— Сагындырды илләр ифрат та!
Читтә йөреп гомер әрәм үтте,
Кайтып ятыйк туган туфракка...