(Өзек)
Ашлыгыңны җилгәрәмсең, җилгәр,
җилгәр.
Тормышыңның
Чүп-чарларын
Җилгә җибәр.
Бертуган күк
Бергә эшлик,
Бергә яшик,
Машиналы
Күмәк тормыш
Төзеп җибәр.
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый, булмый!
Булмый, булмый!
Аерым хуҗа
Үзе бер хөкүмәт дисәм,
Һәр авылга
Мең хөкүмәт ясап китәм,
Һәр хөкүмәтнең хикмәтен,
Сәясәтен
Тикшерегез,
Сезнең кулга биреп китәм:
Бере ярлы,
Бере урта,
Бере кулак,
Бере күзле,
Бере күзсез,
Бере чулак,
Ни дигән сүз!
Бере матур,
Бере ямьсез,
Бере ябык,
Бере симез,
Бере иләмсез.
Берәү көлә,
Синең көлүеңнән көлә;
Берәү кия,
Сине үз өстенә кия;
Берәү ашый,
Синең ашавыңны ашый.
Берәү яши,
Синең яшәвеңне яши.
Берәүләрне симерткән дә милек-милек!
Берәүне кан төкерткән дә милек-милек!
Эчерткән дә, исерткән дә милек-милек!
Европаны кикерткән дә милек-милек!
Дошманнарның йөрәге бу милек-милек!
Безгә агу бүләге бу милек-милек!
Кирәге бу, теләге бу - милек-милек!
Иске тормыш терәге бу - милек-милек!
Ашлыгыңны җилгәрәмсең,
Җилгәр,
Җилгәр.
Милек-минлекләрне очыр,
Җилгә
Җибәр!
Бертуган күк
Бергә эшлик,
Бергә яшик,
Машиналы
Күмәк тормыш
Төзеп җибәр!
