Кире кайту

Мөгезендә чылбыр өзеге

Хәсән Туфан

Язган булып утырам төннәрдә:
Өметләрне эшкә ашырган
Кыю еллар, эпослар сыман,
Йөрәгеңә килеп кергәндә
Мөмкин түгел язмый түзәргә.

Язып утырам. Төн. Кыш. Өермә.
Шактый кыю кеше шикелле,
Кемдер шакый тышкы ишекне.
— Мин өйдә юк: күңел бүген дә
Ерактагы туган җиремдә!

Бер тонналы үгез «Прометей»
Өйчегемнең ишеген каера,
Тагын менә эштән аера:
Уяу икән син дә дигәндәй,
Хәл белергә килгән «Прометей».

Сагынган ул, абзарын ваткан,
Мөгезендә чылбыр өзеге.
Кеше түгел, хайван ул үзе.
Юлда көрткә-буранга баткан,
Ә мин торган өйчекне тапкан!

Тәрәзәне ватты. Тыгылды,
Күзгә карый, җиңемне ялый.
Әйтә кебек:
— Куй, Туфан абый,
Буран күмгән... син көткән юлны.
Печән кирәк! Киттек, ки тунны!
Төн. Караңгы. Буран. Өермә.
Кит, «Прометей», китче, кит әле:
Язасы бик килә бит әле! —
Мин өйдә юк: күңел бүген дә
Туган җирдә, Тукай илендә.