Урамнарны ялгыз ураганда,
Бер исеңә төшер шуларны:
Яфрак-яфрак карлар яуганда
Көри идек карлы юлларны;
Киң урамнар безгә тар иде лә...
Нинди матур чаклар бар иде.
Шул елларның юлга яуган кары
Эремәгән кебек заманда
Бер исеңә төшер шул чакларны,
Яфрак-яфрак карлар яуганда.
Юлларыбыз кайчак тар иде дә,
Уйларыбыз кардан ак иде...
1956
