Бүрек кирәк булды егеткә.
Һәм йөгерде егет кибеткә.
Аңа бик күп бүрек бирделәр:
«Йә, сайлагыз, сайла?» — диделәр.
Ник сайламый? Кичә кичкырын
Бер җеп белән башын үлчәтеп,
Бүрегенә үлчәү алды ул!
Янда шул юк — өйдә калды ул.
Үлчәве юк, ни хәл итәргә?
Туры килә кире китәргә.
Өйгә кайтып шуны алыр да
Килер егет бүрек алырга.
Сез әйтерсез: — Бүрек үлчәргә
Ярамады нигә баш? — диеп.
Кайберәүләр шулай эштә дә,
Нинди кәгазь килеп төшсә дә,
Әзер үлчәү шуннан ясыйлар —
Шул күрсәтмә белән яшиләр.
Кемдер чәйни, алар — ашыйлар...
Шуннан яхшы нинди аш кирәк?!
Үлчәү булгач нигә баш кирәк —
Күрсәтмә бар, имеш, баш артык...
* * *
Яшәүчеләр егет уенча,
Күрсәтмә һәм үлчәү буенча, —
Бакчагызга сезнең таш аттык!
