Күтәрелде кошлар иле белән...
Наис Гамбәр.
Безне? бәхет бары Мөслимдәдер...
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер -
Өшәнгән бу бәгырь җылынсын...
Барыйк әле иртүк Ык ярына,
Тездән чумып салкын чыкларына,
Авыз итик каен сулышын!
Сукмакларга үлән үскәндер бит,
Тик учаклар әле исәндер бит -
Сагынгандыр безне сукмаклар...
Үзебезчә тик бер сөйләш кенә,
Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә -
Телләреңә былбыл кунаклар!
Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан,
Колак салыйк әле шул кошларга -
Моң тәменә алар өйрәтте...
Күтәрелсен кошлар иле белән -
Шул кошларның канат җиле белән
«Үф»ләп дәвалыйк бер йөрәкне.
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер!
«Кыз сукмагы» синең исеңдәдер -
Безнең ярлар асыл яр иде!
Асылъярлар һаман шунда сыман...
Тәрәзәдән - гөлләр арасыннан
Караттырган чаклар бар иде!
Шул сукмактан тик бер үтик әле,
Таныш тәрәзләрне чиртик әле...
Ай калыккач, зәңгәр эңгердә -
Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп!
...Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите -
Кабатланмый сөю бу җирдә...
Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер!
Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер -
Кипкән иреннәргә моң тисен!
Күтәрелсен кошлар иле белән -
Шул кошларның канат җиле белән
Җиллиселәр килә, җиллисе!
Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт!
Гомер уздырабыз монда нишләп?! -
Тормыйк, табында, дип, аш кала...
Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер -
Беркая да качмас мескен дәвер,
Дәвам итәр бездән башка да...
1993
