Кире кайту

Нидер булды...

Зөлфәт

Бәй,мин бит шушы дөньяның
Кендеге идем бугай...
Ул мәңгелек дигәннәре
Бик якынмыни шулай?
Без килгән һәм дә китәсе
Мәңгелек шушымыни?
Аңардан курку-өркүләр
Җанның ялгышымыни?
Нидер булды... Ишетелде
Миңа серле тынлыктан -
Оҗмах-җәннәт бакчасының
Күгәннәре тутыккан.
Җимерелде алтын мифлар
Һәм гадилек сирпелде...
Мәңгелегең миңа хәзер, -
Билләһи, дим, гөнаһ булмас -
Ындыр арты шикелле...

05.10.02.