Уҗымга китте сулар...
Бар булса безнең чор карты,
Көрсенер, ямансулар:
- Язгы ташулар басылды,
Уҗымга китте сулар...
«Уҗымга китте сулар... - дип
Уфтандың, Гата бабай,
Алай гына булсачы бу дөнья,
Дөнья булсачы алай!
Әмма синең шул өч сүзең
Күңелдә минем елар,
Заманнар булып елар ул,
Чордашлар булып елар:
«Уҗымга китте сулар, аһ,
Уҗымга китте сулар».
...Нишлим соң, сагынам шул картның
Сорап пыскыткалавын.
... Менә бүген төп йортыма
Кайтуга койса явым,
Кем керер? Картлар - Гата, Салихҗан,
Киез итекче Наҗар?
Кайсы яз суы булып акты
Ашыгыч бу ташулар?
Дулады күңел - язгы су!
Гүзәл иде ташулар!
Кая китсен бу шагыйрьнең
Күңелен баскан ташулар.
Басылды ташу...Юанам:
«Уҗымга китте сулар...»
18.01.2004
