Кире кайту

Ак розалар

Зыя Мансур

✦

Күрәм, сылуым,
тирән уйга чумып,
Күзләреңне түбән игәнсең.
Күзләреңне түбән игәнсең дә
Ак розалар янына килгәнсең.

Үреләсең
өзеп алырга дип,
Ләкин кинәт кире чигәсең.
Аһ!
Розалар чәнечкеле икән,
Юкка гына түгел, күрәсең...